Сәгъдәтов Тимерхан Шакирҗан улы 1921 елның 13 маенда Югары Чыршылы авылында туган. Югары Чыршылы, Шыгай, Ләке мәктәпләрендә укып җидееллык белем ала. 1936-1939 елларда Алабуга педагогия училищесындаукый. Укып бетергәч Югары чыршылы мәктәбендә укыту бүлеге мөдире булып эшли. 1942 елда Кызыл армия сафларына алына һәм Бөек Ватан сугышында катнаша. Ул Мәскәү астында ашыгыч курсларда укып, шофер таныклыгы ала. Әмма машина җитмәгәнлектән пехотага эләгә һәм шул көннән сугышның азагына кадәр беренче Белоруссия фронтында була, берлинга кадәр баорып җитеп, Рейхстаг стенасына исем, фамилиясен язып кайта. Тимерхан аганың сугыш хакында искә төшерәсе дә килми. Ул бары шул мәхшәрдән үзенең ничек исән калуына гына гаҗәпләнә. Фронттан кайткач ул укытучы, колхоз рәисе, ветераннар Советы рәисе һәм башка җаваплы урыннарда эшли.