Шаехов Зәкәрия Шәех улы.
18.02.1925 нче елны Актанышбаш авылында туа. 1943 елның гыйнварында сугышка алына һәм Ерак Кончыгышка җибэрелә. Приморский хәрби округның 113 нче укчы батольоны пулеметчигы. 15 нче дивизия 46 нчы пулемет полкы телефонисты. 1945 елда Сахалинны, Куриль утрауларын японнардан азат итүдә катнаша. 1949 елда исән-сау туган якка кайта. "Германияне җиңу өчен", " Японияне җинү өчен" һәм күп кенә медальләр белән бүләкләнә. 1949-52 елларда Казан авыл хуҗалыгы колхоз председательләре әзерли торган мәктәптә белем ала, соңыннан Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Иске Әлемнең "Октябрь", Куян авылының "Кызыл Тау" колхозларында председатель. Соңыннан"Таулар"колхозында озак еллар баш агроном булып зшли. Бик күп мактау кәгазьләре, грамоталары, ВДНХнын почет грамотасы, көмеш медале белән бүләкләнә. "РСФСРның атказанган агрономы" исеме бирелә. 1985 елны лаеклы ялга чыга. 1996 елда вафат була.