II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “Японияне җиңгән өчен” һәм башка медальләр кавалеры Мөнир Шаһиәгъзәмов, Җиңү көне якынлашканда, тагын бер кат дәһшәтле көннәрне искә төшерә, тарихи хәтирәләрне яңарта.
Мөнир Илексаз авылында 1926 елның 19 августында Фәрхенур һәм Шаһиәгъзәм Шаһиәгъзәмовлар гаиләсендә, икенче бала булып, дөньга килә. Кырык беренче елның тәе үсмер егетнең уй-теләкләрен чәлпәрәмә китерә. Биш баланы хатыны җилкәсенә калдырып, әтиләре ил тынычлыгын якларга китә. Китә һәм гаиләсенә кара мөһер сугылган хат кына килә. Озак та тормый, балаларын ятим калдырып, Фәрхенурапа да якты дөньядан китеп бара.
Менә кайда икән ул михнәтләр! Әти дә юк, әни дә юк, ә шулай да тормыш дәвам итә. бар авырлык апалары Сәгъдиягә һәм Мөниргә төшә. 1943 елның ноябрендә 17 яшьлек егет армиягә алына. Илексаздан Котдусов Хәмит, Габдрахманов Хәйбри һәм Мөнир хәрби комиссариаттан алып, Көнчыгышка барып җиткәнче, бергә булалар. Мөнир укып, отделение командиры итеп билгеләнә.
Сугыш турында сүз кузгаткач, Мөнир абый уйга кала, гүя бөтен вакыйгаларны күз алдыннан уздыра. “Германияне җиңгәч, сөенгән идек. Тик әле сугышка нокта булмаган икән. Безне Япония белән сугышка әзерли башладылар... Исемнән гел чыкмый: атыш дәвам итә, берзаман кырымнан баручы хәмит, аягы яраланып, ятып кала. Озак та үтми, икенче ягымдагы иптәшемнең гомере өзелә. Миңа, ходайдан гомер бирелгәч, берни дә булмады.
Сугышка кергәнче, сирәк булса да, туганнар белән хат языша идек. Ә сугышта хәбәрләшү мөмкин булмады. Апам да минем исән кайтуыма өметен өзгән булган. 1946 елның декабрендә миңа туганнарны күрергә насыйп булды”.
Гөләндәм Хәлиуллина, Илексаз авылы