1924 елның 11 августында Актаныш авылында туа. Сугышка 1942 елның июлендә китә. Ленинград фронтында сугыша. Туган якка 1945 елның февралендә кайта. Сержант.
Ватан сугышы ордены, "Батырлык өчен", "Ленинград оборонасы өчен" һ.б. медальләр белән бүләкләнә.
Кайткач мәктәптә, почтада эшли. Хезмәт ветераны.
Өч баласы бар.