1929 нчы елның 20 нче июлендэ Мәскәү өлкәсе Большак авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда Анна апага 12 яшь була. Ул сугышның үзен күргән кеше. “Кичке якта немецлар безнең авылга килеп керделәр. Безнең өйгә аларның 40 ы кереп урнашты, идәнгә салам җәеп шунда түшәлделәр. Бер немецның аягына ялгыш бәрелеп киткән идем, китереп сукты. Ул вакытта утыз градус салкыннар, ә немецларның аягында юка носки белән аяк киеме генә.Шуна аяклары туңган булган ахры. Үтерә иде, иптәшләре”бала гаепле түгел “, дип кенә туктатып калдылар. Безне 5 километр ераклыктагы авылга Зоя Космодемьянскаяны җәзалап үтергәнне карарга алып бардылар. Немецларның карательный отрядлары Беляев шәһәреннән чигенгәндә, күрше авылдан үттеләр. Үз артларыннан йортларны җимереп, эшкә яраклы кешеләрне пленга алып, кечкенә балаларны үтереп, коега салып бардылар. Сугыш бик көчле барды. Бомбоубежищега чапкан вакытта снаряд шартлап, апамны өзгәләп атты. Авыл яныннан зур Тула-Мәскәү күпере үтә иде, аны шартлаткан чагында без подвалда качып тордык- дип, күз яшьләре белән искә ала Анна апа. Дөньялар тынычлангач, Кече Күккүз авылы егете Фәйзрахман абый белән тормыш корып, биш бала үстерәләр. Бүгенгесе көндә Анна апа Апаста кызы һәм кияве тәрбиясендә яши.