Шакирова Мияссәрә Шакир кызы 1918 елда Иске Имән авылында туа. Сугыш вакытында өч ел Ерак Көнчыгышта хәрби самолетлар ремонтлауда эшли. Японнар белән сугыш озаккарак сузылса, алар да ут эченә керәсе була. “Ходай гомерне озын биргән. Гомеремдә, чирләп, бер көн дә больницага да кергәнем булмады” – ди ул.