Шакирова Мәүгыйдә Шакир кызы 1925 елда Сарман районы Сарман авылында хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Бик яшьли ятим кала, әтисе Бөек Ватан сугышы башланырга бер ай кала вафат була. Тормышның авырлыгы 16 яшь тә тулмаган кыз җилкәсенә төшә. Мәктәпне тәмамлагач Минзәлә педучилищесының читтән торып уку бүлегенә укырга керә. 1942 елда Кәүҗияк мәктәбенә башлангыч класслар укытучысы итеп эшкә билгеләнә, эшен һәрчак намус белән башкара. Укытучылар белән бергәләп Әлмәт урманыннан коры-сары ташу, колхоз басуыннан башак җыю да эләгә аңа.