Шакирова Зәйнәп Сабирҗан кызы – тыл ветераны.
Сабирҗан белән Шәрифҗамал гаиләсендә дүртенче бала булып туган кыз сабый чагын аз хәтерли. Хәер, андый чагы бөтенләй булмады да кебек аның. Иптәш кызлары курчаклар белән мәш килгәндә, ул тракторчы абыйсы Сәфиулла янына йөгерер иде. Ә анда нинди генә кызыклы машиналар юк. Абыйсы эшләгән тырнаклы тәгәрмәчле тракторның калай утыргычына менеп, рулен боргалау үзе генә ни тора! бу мизгелләрдә кыз күкнең җиденче катына менгәндәй хис итә. Их! Шушы машиналарда гөрләтеп бер үтәсе иде иген басуларын дип хыялланды. Озакламый аның хыяллары тормышка ашты. Ул рәис янына үзен тракторчыга укырга җибәрүләрен үтенеп кергәч:
- Батыр кызга охшагансың, нанәм. Ниятең изге. Тик буең кечерәк бит. Штурвалның яртысына гына җитәрлек. Болай эшлик. Башта берничә сезон ярдәмче булып йөр. Аннан укырга җибәрермен. Ризамы?
- - Риза, риза! – дип кәнсәдән ничек канатланып чыкканын да сизмәде кыз. Ярдәмче булып эшләгәндә, беләкләре, буыннары тагын да ныгыды, буе да штурвалны үтеп китте Зәйнәпнең. Алдагы уракларның берсендә ул комбайн күперчегенә уку бетереп кайткан өлкән комбайнчы булып басты.
Һай, ул хыялый яшьлек еллары! Кыз, яратып, бар көчен куеп эшләде. Шуңадыр исеме Чүпрәле МТСының Мактау тактасыннан төшмәде. Әҗере дә мулдан иде, хезмәт көненә ашлыгын машинасы белән генә китереп аудардылар. Өсләр бөтәйде, тамаклак туйды.
Әмма сөенечле көннәр озакка бармады.Сугыш башланды. Икенче көнне үк өч абыйсына да повестка китереп тоттырдылар. Зәйнәпкә карт әти-әнисе, фронттагы абыйлары өчен дә төпкә җигелергә туры килде. Көндезгеләрен комбайнда эшләде, ярты төнгәчә сложный молотилкада ашлык суктырды. Урак бетүгә, яңа мәшәкате дә өстәлде. Урман кисүләр, окоп казырга йөрүләр дисеңме, берсе дә калмады. Көннәр язга авышкач, 80 чакрымдагы элеватордан бәләкәй чана белән чәчүлек орлык ташыганда, эчләр суырыла, аяктагы чабаталар чәчәк атып бетә иде.
Сугышның исә очы-кырые күренмәде. Аның иттурагычы, ир-егетләрне, аҗдаһа кебек, йотты да йотты. Авылдан киткәннәрнең яртысына “похоронка” килде. Зәйнәпнең дә ике абыйсы хәбәрсез югалды. Айнатулла абыйсын сугыш гомерлеккә имгәтеп, гарипләндереп ташлады.
Фронт өчен корал, кием-салым, башка кирәк-яраклар җитми башлагач, Зәйнәп кебек хатын-кызларга сорау тагын да артты. Кайсын – хәрби заводларга, икенчеләрен сугыш җимергән авыл-шәһәрләрне торгызырга кудылар. Зәйнәп 8 ел эшләгән комбайны белән хушлашты. Аны Казанның хәрби заводларының берсенә җибәрделәр. Шунда төз гәүдәле, шомырттай кара күзләре очкынланып торган егет белән юллары кисеште. Ул да Зәйнәп эшләгән заводта, тик икенче цехтан икән. Озак үтми, Сарман егете белән мишәр кызының чәчләре чәчкә бәйләнә. 1951нең җәендә Зәйнәп егетнең Сарманда яшәгән әнкәсенең йортына килен булып төшә.
Равил Гыймадиев
“Сарман” газетасы,
“Түземлеккә тезләндем” (язма кыскартылып бирелә)
28 январь, 2015