Шамгунов Ахат Галиәкбәр улы 16 ноябрьнең 1929 елда Апас районы Югары Акхуҗа авылында дөньяга килә. Балачагы һәм тормыш юлы авылда үтә. Әхәт абый алдынгы механизатор, тракторлар бригадасын җитәкли. Үзенең тормыш юлын күрше авылы кызы Гөльсинә апа белән корып җибәрә. Бергә 4 бала үстереп, 62 ел тигез гомер итәләр. Әхәт абый тыл ветераны, 92 яшендә булуга Карамастан, үзен-үзе әйбәт йөртеп, тормышның ямен табып яши. Хәзерге вакытта Югары Акхуҗа авылында төпчек улы тәрбиясендә яши.