Зәйнетдин аганың балачагын, үсмер чорларын дәһшәтле сугыш урлый. Бөек Ватан сугышы башланган елны 12 яшьлек малайны колхоз көтүен көтәргә куялар. Бер елдан, тырышып эшләгәнен күреп, урак урарга күчерәләр. Авылдашы Зариф абыйның ярдәмчесе була. Сугыш тәмамлангач та, 1949 елга кадәр колхозда эшләп, кайда да сынатмый. Шуннан армия хезмәтенә алына. Чабаталарын кигән егетне Төньяк Украинага җибәрәләр.
- Оркестрлар белән каршы алдылар безне. Камено-Подольскида элемтәче булып хезмәт иттем. Рәссам булырга да туры килде. Без барганда, әле сугыштан соңгы хәрәбәләр, янган машиналар, һәлак булган солдатлар җыелмаган иде. Танкларга каршы куелган миналарны чистартырга куйдылар. Алар шартлап, күпме якташларым шунда яу кырында ятып калдылар. Берсендә, Днепр буендагы сазлыкларны үтеп, штабка хат илтә бардым һәм шунда калдым. 4 ел да 4 ай хезмәт иттем, - дип искә ала Зәйнетдин абый.
Туган авылына кайту белән, механизаторлыкка укырга китә. Аннан тәгәрмәчле тракторга утыра. Язгы чәчү чорында иртәнге өчтән кичке унбергә кадәр басудан кайтып керми эшли ул. 1958 елда, яхшы эшләгәне өчен, «Владимирец» тракторына утырталар аны.
- Хрущев идарә иткән заманнар. Райком секретаре Мамаков, кукуруз чәчүдә тырыш хезмәтем өчен, мине Казанга алдынгылар слетына алып барды. Ул елны кукуруз бик уңды, хәтта арасында трактор күмелә иде. “Казан утлары” журналы битләрендә минем хакта “Кукуруз профессоры” дигән язма чыкты. Ул елларны “Элита московская” сортлы бодай чәчеп, гектарыннан 70-80 центнер уңыш җыеп алдык. Һәр елны хезмәтем югары бәяләнде, - дип горурланды хезмәте белән ветеран.
Бүгенге көндә дә авылдашлары арасында бик дәрәҗәле ул, абруе зур.