Шарафуллина Фәймә Гыйльфан кызы 1926 елның 21 мартында Апас районы Аюкүдергән авылында туа. 4 ел мәктәпне укыгыннан соң, колхозда эшли башлый. Бөек ватан сугышы башланганда аңа 15 яшь була. Сугыш чорында бик күп кыенлыклар күрергә, авыр хезмәт арбасын тартырга туры килә. Сугыш вакыты елларында урманга йөреп, утын кискән, колхозда эшләгән. 1953 елда Шарафуллин Газиз Шарафулла улына кияүгә чыга. Тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенгесе көндә Аюкүдергән авылында улы тәрбиясендә яши, аның 11 оныгы, 12 оныкчыгы бар.