Шайхразиев Шәйхеләгзәм 1928 елның 12 февралендә Минзәлә районы Гөлек авылында колгозчы гаиләсендә туа. Әнисе Мияссәрә исемле, 3 кызга 1 малай була ул. Яшьли әтисе дә, әнисе дә үлде. Сугыш башланганда аңа 13 яшь иде. Ятимлек өстенә тормышның авыр йөген дә тартырга туры килде. Ачлы- туклы килеш, зурларга ияреп, басуга салам тарттырырга, сыерларга аны ташып ашатырга тырышты. Яңгырлы, карлы, бозлы көннәрдә дә мич алдында җылынырга вакыт юк иде. Бияләйләр бозланып ката, ярты – йорты гына киемнәр, әтиләрдән калган бишмәт – зур, төшеп интектерә. Ләкин авырлыклардан зарланмыйча, фронттагы хәлләрне ишетеп торгач, аларга да авыр диеп безгә дә түзәргә кирәк, диеп түзде. Тапкан һәр телем икмәкне һәм бәрәңгене шөкер итеп, бүлешеп ашады. Сугыш беткәндә аңа 18 яшь иде. Тормышымны җиңеләйтү өчен, Казан каласына килеп, текстиль фабрикасына мастер ярдәмчесе булып эшкә урнашты. Сугыш чоры балалары эшкә төрле җирләрдән килгәннәр иде. Күбесенен этиләре, абыйлары сугыштан кайтмады. 2 ел эшләгәннән соң авылда калган әти – әни авырый башлагач, кире Гөлек авылына кайтты. Анда колхозда яңадан терлекчелектә эшли башлады. Әкренләп тормыш җайлана башлады. Өйләнде, 2 ул үстерде. 1977 елда гайлэсе белэн Шильнебаш авылына килеп төпләнде. Совхозда терлекчелектә эшләп, лаеклы ялга чыкты. Хатыны вафат булды, балаларына кирәге калмады, 2008 нче елда Теләнче - Тамак авылындагы картлар йортына яшәргә килде. Шайхразиев Шэйхелэгзэм II группа инвалид. Бүгенге көндә тормышымнан канәгать. Яши торган бүлмәсе җылы, чиста, матур, барлык уңайлыклар булдырылган, тамагы тук. Эшчеләр игътибарлы, бик әйбәт карыйлар. Рәхмәт хөкүмәтебезгә шундый яшәү шартлары тудырган өчен. Хөкүмәт тарафыннан, тыл ветераны буларак, юбилей медальләре, открыткалар белән бүләкләнеп тора.
Кызганыч, сугыш hәм тыл ветераннары елдан – ел, көннән –көн кимеп бара. Аларның якты истәлекләре, үткән гомер юллары безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. .