1924 елның 30 сентябрендә Сәфәр авылында туа. Фронтка 1942 елның июнендә китә. Белоруссия фронтында сугыша. Җиңү көнен госпитальдә каршылый. Туган якка 1946 елда әйләнеп кайта. Рядовой.
Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, "Батырлык өчен", "Германияне җиңгән өчен" һ.б. медальләр белән бүләкләнә.
Әнәк авылында зоотехник булып эшли. Актанышта мал табибы булып эшләгәндә лаекты ялга чыга. "Социалистик ярышта җиңүче", "Коммунистик хезмәт ударнигы" исемнәренә лаек була.
Хатыны белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр.