Шәгаллямова Мөгөлсем Абдул кызы 1927 елның 11 июлендә Апас районының Шыгай авылында туа. 7 классны да шунда укып бетергәннән соң 11 яшендә фермада сыер савучы булып эшли.Сугыш башлангач окоп казырга җибэрделәр, аннан урман кистем. Ул чакларны язып аңлата торган түгел. 15 яшем тулгач Молотов шәһәренә җибәрделәр, аннан Сергач заводында әшләдем, хәтта Волгоградтагы хәрби заводта да бер ел хезмәт иттем – дип сөйләде Гөлсем әби.1958 елда кияүгә чыга Каратун авылы егете Ришат абыйга. Шуннан соң авылда төрле эшләрдә эшләп, иң күп, иң оста чегендер үстерүче була, лаеклы ялга чыга. Хәзерге вакытта аңа 93 яшь, кызы тәрбиясендэ яши.