Шиһапов Кыям (Кыяметдин) Шиһап улы
Шиһапов Кыям сугышка кадәр Сарман районы Мортыштамак авылында колхозда бригадир булып эшли. Хатыны, Анак авылы кызы Икълимә белән җиде бала үстерәләр. Кыям зифа буйлы төскә-биткә бик чибәр кеше була. Аның матур итеп гармунда уйнаганын, оста итеп җырлаганын туганнары һәм авылның өлкән яшьтәге кешеләре бүген дә сагынып искә ала.
Кыям Шиһапов фронтка беренче чакырылыштан ук китә. Әмма ул башта снарядлар, пулялар яңгыры явып торган сугыш кырыннан да куркынычрак җиргә – мари Республикасында урнашкан Суслонгер хәрби өйрәнү лагеренә эләгә. Командирларның ерткычлыгы, кансызлыгы, кеше чыдый алмый торган тәртипсезлек, законсызлык белән яманаты чыккан бу гарнизонда якташыбызга байтак вакыт булырга туры килә. Кыям якташлары белән киҗәшләшеп, берничә тапкыр фронтка җибәрүләрен сорап рапорт яза. Ләкин уңай җавап берничә айдан соң гына килә. Аны алда озакка сузылган канлы бәрелешләр, яу кырында авыр яраланып госпитальдә ятулар, дәваланып аякка баскач тагын канкойгыч сугышлар көтә. Кыямга сугыштан туган якларына әйләнеп кайту насыйп булмый.