Фәүзия Сафа кызы Урта Балтай авылында гади крестьян гаиләсендә туып үсә. “Төрлесен күрергә туры килде инде” – дип искә ала Фәүзия апа. Авыр эш дип тормадык, окоп та казыдык, урман кисеп кул арбасы белән тартып ташыдык. Бервакыт Биябашы урманында атлары егылып үлә. “Урманда калдырсак, ышанмыйча ат түләттерерләр дип, өстерәп кайттык аның гәүдәсен “ – дип хатирәләрен барлый Фәүзия апа. Сугыш башланганны, әтисен һәм әтисенең энеләрен озатырга Апаска кадәр барганын да бик яхшы хәтерли ул. Ни кызганыч, яу кырыннан берсе дә исән кайтмаган газиз кешеләре. Тормыш иптәше Фәһим Гәрәфетдин улы белән әдәпле, тырыш 4 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Тик тигез картаерга гына насыйп булмаган аларга. Ире Фәһим 1997 елда вафат була. "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә. Бүген Фәүзия апа, илгә-көнгә тынычлык теләп, догаларын укып, сабыр гына гомер кичерә.