1926 елның 4 июнендә Олыимәндә туа, хәзер шул авылда яши.
1943 елның 7 нояберендә 17 яшьтә 5 ай чагында сугышка алалар.
Сослангер лагерендә михнәт газапларын 6 ай татыганнан соң Белоруссия җирен фашистлардан азат итүчеләр сафына тупчы сыйфатында кушыла. I Белоруссия фронты составында 186 нче танкка каршы дивизион белән Варашаваны азат итүдә, Берлинны алуда катнаша. Сугыштан соң Белоруссиядә хәрби цензурада эшли.
Җиңүне Берлинда тантана итә. 1946 елны йөрәк өянәге белән хәрби хезмәттән азат ителә.
"Сугышчан хезмәтләре өчен", "Варшаваны азат иткән өчен", "Берлинны алган өчен" , "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен", аннан юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Хәрби дәрәҗәсе-ефрейтор.
2 ел Свердловск өлкәсендә торф чыгара, 1948елда авылына әйләнеп кайта, озак еллар бригадир, аннан газчы булып эшли.
1986 елда лаеклы ялга чыга, шулай да 1990 елга кадәр хуҗалыкка ярдәм итә.
Мактау кәгазьләренә лаек була, ВДНХга барган.
Хатыны Миңлекамал белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр.