Тракторчы Зәйтүнә.
Сугыш елларында фронтка киткән ир-егетләр урынына корыч атлар иярләгән, әле сугыштан соң да алардан кимен куймыйча эшләгән тракторчы хатын-кызлар үзгә бер соклану хисе тудыра. Иске Имән авылында яшәүче 85 яшьлек Зәйтүнә апа Шәнгәрәева – шундыйларның берсе.
- Минзәләгә зоотехниклыкка укырга барган идем, сугыш чыкач, безне фабрика-завод өйрәнүләренә алдылар. Слесарь – аппаратчы һөнәрен үзләштердек. Ул чорларны искә алу да авыр. Гаиләдә сигез бала идек. Өч абыем, сугышка китеп, әйләнеп кайтмадылар, балаларның тагын өчесе кан чиреннән үлделәр. Мин 1943 елда тракторга утырдым, сугыш беткәч тә, 5-6 еллап эшләдем әле.
Зәйтүнә апаның ире Зәкария абый гомер буе механизатор булып эшләгән. Ул узган ел вафат булган. Зәйтүнә апа аны бик юксына, балалары, оныклары белән юана. Алар җиде бала тәрбияләп үстергәннәр, барысы да, әтиләре кебек, оста гармунчылар.
“Сарман” газетасы, 27 апрель 2011ел, №32