Шәрәфетдинов Мирсәет 1925 елда Сарман р-ны Юлтимер авылында урта хәлле гаиләдә туган. 1943 елның 10 январендә сугышка китә.
... Төн. Аяк асты чокыр-чатыр. Атлавы кыенлашканнан кыенлаша. Мин үземнең якташым Гата Вәлиев б-н туган якларым турында уйланып бардык. Без дошман окопларына таба шуышып киттек. Үзебез, әледән әле тукталып тирә юньне тыңладык. Кайдадыр еракта тонык кына булып ара тирә фашистларның пулемет тыкылдаулары ишетелеп китә. Ә бу участокта шылт иткән тавыш та юк. Без үзара пышылдашып алабыз hәм тагын алга таба шуышабыз. Без күп тә китмәдек, алда ниндидер кара шәүлә күреп, туктап калдык. Шул вакытта төнге караңгылык аша күренгән алдагы шәүлә хәрәкәткә килеп тирә ягына автоматтан тырылдатып алды. “Әллә безнең килгәнне сизде микән” – дип уйлады Гата. “Юктыр” – дидем мин.
Бер төнне шундый хәл килеп чыкты. Шулай Воробьев җитәкчелегендәге разведчиклар, гадәттәгечә бик яхшы коралланып “суларга” чыгып киттеләр. Төн карангы. Каршы яктан фашистларның сирәк мирәк кенә автоматтан атканнары ишетелә. Шулчак безнең каршыда берничә немец каскасы ялтырап китте. Фашистларда безне күрделәр. Берничә автоматтан бер юлы ут ачтылар. Каты бәрелеш китте. Көтмәгәндә командир авыр яраланып егылды. Мин моны күреп, кул яралануга карамастан аңа ярдәмгә ташландым. Аның хәле мөшкел иде. Башы hәм күзе яраланган... Бөтенләй күрми иде. Мин аны ут позициясеннән алып чыктым да башта аңа беренче ярдәм күрсәттем, аннары үземнең яралы кулымны бәйләгәч командирны 5-6 км күтәреп бардым”.