Шәмбалыкчы авылында гомер итүче Фатыйма әби 2020 елда 90 яшьлек олуг юбилеен каршылады.Фатыйма әби,1930 елның 20 июлендә Шәмбалыкчы авылында колхозчы гаиләсен дә туган.Фатыйма әби Шәрәфиеваның бала-чагы сугыш елларына туры килгән. Ачлык-ялангачлыкны да кичергән.Авыр хезмәтләр дә башкарырга туры килгән.Гомере буе колхоз да хезмәт иткән. Бозаулар караган, сыер сауган.Лаеклы ялга чыккач та,эштән туктамаган. Ындыр табагында,чөгендер,бәрәңге кырларында тир түккән. Тормыш иптәше белән 5 бала тәрбияләп үстергән.Тик, кызганычка каршы,бердәнбер ир-баласы япь-яшь килеш,22 яшен- дә фаҗигале төстә вафат булган. Аның ачысы гомере буе күңелендә бер төер булып уелып калган.Фатыйма әбинең тормыш иптәше вафат булганына да 19 ел гомер узган.
“Әнкәемне бик зурлап карадым.Шуңа күрә,үзем дә игелек күрәм, хәсияттә яшим.Урын-җирем ап-ак,рәхәтлек белән көн итәм. Кызларым бик яхшы тәрбиялиләр,оныкларым да бик якын күрә,кияүләрем дә бик акыллылар”,-дип уртаклашты шатлыгы белән акъәби.
Бүгенге көндә акъәби кызы Гөлчәчәк, кияве Илдүс тәрбясендә гомер кичерә.Казанда яшәүче кызлары да,оныклары да еш кайтып йөриләр.
“Әниебез үз-үзен карый ала,хәтере бик яхшы,үз аягында,ишегалды,бакчаларга чыгып йөрергә ярата.Дога,намазларыннан калмый.Бик чая әле безнең әниебез,аллага шөкер”, - дип сөйлиләр сөенеп кызлары әниләре турында.
Фатыйма әби Шәрәфиеваны 90 яшьлек бәйрәме белән котларга,аңа хөрмәт күрсәтергә дип район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина,Шәмбалыкчы авылы җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин килделәр.Алар юбилярга Россия Президентының Котлау хатын, район башлыгының тәбрикләү открыткасын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.Акъәби үзенә хөрмәт күрсәтүчеләрнең барысына кат-кат рәхмәтлә- рен әйтеп,ихлас теләкләрен яудырды.