Шәрәфиева Фәнзилә Низам кызы 1931 нче елның 28 нче апрелендә Апас районы Сатмыш авылында дөньяга килә. Сугыш елларының, сугыштан соңгы елларның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә кичерергә туры килә аңа. Мәктәп елларыннан ук колхозда хезмәт итә. Кая гына эшләргә туры килмәде ди ул. Фермада бозаулар да карадым, шактый гына еллар сыер да саудым, Җиде кизләүгә вагон бушатырга да йөрдем дип искә ала. Алдалап Колангыга бүрәнә бушатырга да җибәрделәр ди, әрнү катыш. Лаеклы ялга чыккач та келәт алдына, ындыр табагына эшкә йөрдем әле мин ди. Кайда гына эшләсәм дә намус белән хезмәт иттем, үземә сүз китермәдем дип тә өсти. Язмыштырмы, Фәнзилә апага гаилә бәхете күрергә насыйп булмый. Ул гомер буе ялгыз яши. Бүгенге көндә дә бернидән зарланмыйча, булганына шөкер итеп җылы өендә гомер кичерә.