Шәрифуллин Зәйнулла Шәрифулла улы, 1897 елның 18 августында Шәрифулла Мөхәммәтшәрипов һәм Гайниҗамал Исмагыйл кызы гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышына кадәр колхозда бригадир булып эшләгән. 1942 елның 15 августында Кызыл Армиягә мобилизацияләнгән һәм Казанның бүлү пунктына җибәрелгән. 1943 елның 28 февралендә кызылармеец Шәрифуллин Горький өлкәсенең Ильино станциясенә артиллериячегә укырга җибәрелгән. Аннан - фронтка. Фронтта каты яраланган: мина кыйпылчыгы аяк бармакларын өзгән. Хәтирәләреннән: "Бервакыт тимер мич янында утырганда, миномет атышы башланды. Аяк бармакларын өзде, үзем мич белән бергә җир астында калдым. Могҗиза белән мичнең торбасы башым янында иде, бу миңа суларга һәм кычкырырга мөмкинлек бирде. Тавышымны ишетеп, полкташларым йөгереп килделәр һәм мине җир астыннан чыгардылар". 1945 елның 20 февралендә туган авылына кайткан. 1967 елның 25 апрелендә вафат, Илексаз авылында җирләнгән.