Шәрипов Варис Салих улы 1926 нчы елның 20 декаберендә Кәрәкәшле авылында дөньяга килә. 1935 нче елда мәктәпкә укырга керә. Кәрәкәшле авылы Шмидт (хәзерге вакытта Нуриман) урамында Нуриман исемле малай белән сыйныфта гел бишле билгеләренә укыйлар. Һәр елны аларга бүләккә берничә дәфтәрләр биргәннәр, чөнки ул вакытта дәфтәрләр дефицит булган. Дәфтәрләр булмау сәбәпле, китап битләренә язып йөргәннәр. 1942 нче елда 7 нче сыйныфны укып бетермичә, колхоз басуына тырмага эшкә чыга, чөнки ачлык еллары булган. Апрель аенда ике ат белән тырмага чыгып китә һәм 1949 нчы елга чаклы колхозда эшли. Гыйнвар аенда армиягә китә. 1952 нче елда армиядән кайта һәм Ютазы авылында шофёрлыкка укып, авторотада эшли башлый. 9 елны авторотада үткәргәч, аны ташлап кире колхозга кайтып эшли башлый. 1987 нче елда пенсиягә чыга һәм хәзерге вакытта Кәрәкәшле авылы Каран-Чишмә урамында кызы Мәдинә белән бергә торалар.