Минзәләбашта туып-үскән Рәсинә апалар гаиләдә өч бала булганнар. Әтиләре бу якты дөньядан бик яшьли киткән. Ат җигеп, Казанга йөрүләр, салкын тигерүләр эзсез үтмәгән шул. Тол калган әниләре бик тырыш була, колхоз эшенә дә җитешә, хуҗалыгында маллар асрый, күп итеп бәрәңгесен үстерә. Балалары да үзенә ошап, тырыш булалар, иртә кул арасына керәләр. Рәсинә апа да мәктәп елларында ук колхоз эшләренә йөри башлый. Кеше саны җитми дип, аны Сүбәләккә урман кисәргә җибәрәләр. Ярый бригадирлары кешелекле булып чыга: “иртә әле сиңа мондый авыр эшләргә җигелергә”,- дип кайтарып җибәрә. Авылыннан чыкмаган кыз бала бит, кайтканда Сарманда адашып йөрүен дә кызык итеп искә ала Рәсинә апа. Авылларында сарык фермасында эшли башлый. Бу эшен тагы дистә еллар, Боламыкка килен булып төшкәч тә, башкара әле ул. Ире Фәйзрахман абый белән ике бала үстерәләр. Тик уллары гына кыска гомерле була. Бала кайгысына Фәйзрахман абыйның ат өстеннән егылып имгәнүе дә өстәлә. Инвалид ирен дә тәрбияли Рәсинә апа, ихаталарында һәр вакыт тәртип, табыннары ризыклы була Шәриповларның. Зарлануны белми Рәсинә апа, йөзе һәрчак ачык, өс-башы пөхтә, сөйләме ипле, чын мәгънәсендә ак әби ул. Кияве вафатыннан соң, дүрт баласы белән тол калган кызы Тәнзиләгә ярдәм итеп, оныкларын үстерешә, кодагые Фәүзия апа белән аралашып тора. “Бик рәхәт бит хәзер тормышлар, дөньялар имин булсын, барыбыз да исән-сау яшәргә насыйп булсын әле”,- дигән теләктә, бар булганына шөкер итеп яши белә.