Хезмәт һәм тыл ветераны Шәйдуллина Майсапа Насрулла кызы истәлекләре.
“Мин, Шәйдуллина Майсапа 1919 елның 10 июнендә Ворошилов районы Шәрләрәмә авылында Насруллин Насыйбулла һәм Шәйгалләмова Майбәдәр гаиләсендә туганмын. Әткәй 1914 елда беренче Бөтендөнья сугышына китеп, 4 ел йөреп кайта. Әткәйләрнең тары белән бодай яргычлары була. Анда әткәй үзенең абыйсы Хөснулла белән бергә эшлиләр. Аларның 4 атлары яргычны әйләндереп йөри, 2 ат урманнан утын ташыйлар, утынга яралар, сушилкада чи икмәкне киптерәләр.
Яргычка килгән кешеләрне әнкәй көнгә ике тапкыр ипи салып, ашатып торган. Яргычка килгән кешеләр чират көтеп торалар, аларны ашату өчен аерым кухня ясалып куелган иде. 14 килолы күркәләр үстерә идек, сыерлар да бар иде. Әткәй сугыштан кайтканда Оренбургтан 1 чабыш, 1 юртак ат алып кайтты. Ул атларны Сабантуй бәйрәмендә чабыштыралар иде.
1929 елда урта хәлле крестьяннарны талау башланды. Безне дә өйдән куып чыгардылар, бөтен булган мал – мөлкәтләрне чыгарып саттылар, хәтта 1929 елгы сеңлемнең бишектәге мендәрен дә тартып алып чыгып киттеләр, коры бишектә ятып калды. Әткәйне 1931 елның 13 ноябрендә төнлә алып чыгып киттеләр. Абыйсы Хөснулла белән Алабуга төрмәсендә суд булганчы 2 ай ятканнар, аннан 5 елга Урал урманына агач кисәргә җибәргәннәр. Куҗак авылы кешесе әткәйне чирләп больницада үлде, дип хат язды.
Безне өйдән куып чыгаргач, бәләкәй генә каравыл өе бирделәр. Аңа бабай читәннән ялды ясап, без шунда үстек. Мәктәптә 7 классны укып бетергәч, 1935 елда мине Разыя апа исемле туганыбыз Уфага үзләренә алып китте. Ул мине тегү фабрикасына эшкә кертте. Апа мәктәп директоры булып эшли, аларның тормышлары иркен иде.
1939 елда телеграмма сугып авылга кайтардылар. 1939 елны Ленинградта яшәүче Фасыйхулла абый Фин сугышына китте дә, батырларча һәлак булды.
Мин Уфадан кайткач комсомолга кердем. Комсомолга кергәч мине секретаре итеп куйдылар. Кыш көне Тәкермән авылында Казаннан килеп ясле курсларында укыталар иде. 3 ай анда укып кайтып постоянный ясле ачтым. Яследә 20дән артык яшь бала карый идек, мин зав.ясле булдым. Балаларга киемнәрне, продукцияне Теләнче Тамактан бирәләр иде. Колхоздан ит белән сөт биреп торалар иде. Яследә дүрт кеше эшләдек.
1941 елны Бөек Ватан сугышы башланды, авылдагы Гыйлмулла исемле абый сугышка китте дә, шунда үлеп калды. Ул танкист иде.
1942 елда мине зав.клуб итеп куйдылар. Кешеләр кан чире белән үлә башладылар. Үлгән кешеләрне юып, кәфенләп күмү эшен миңа йөкләделәр. Колхоз амбарыннан тишек чабылдыклар, капчыкларны юып, киптереп, мәетләрне шуңа кәфенләп куя идек. Авылда ир-атлар юк диярлек иде, кабер казу, мәетне күтәреп бару бөтенесе хатын-кызлар өстендә булды.
Яз көне чәчүчеләр белән басуга чыгып китәм. Анда тубал белән чәчү чәчтерәм. Семянаны үлчәп алып чыгабыз да, беткәч тагын кайтып алабыз. Уборка вакытында ындыр мөдире булдым 36 кеше белән, “Коммунар” комбайнында, сложный молотилкада весовщик булдым. Казаннан уполномоченный Мирин фамилияле кеше миңа бик нык ярдәм итте, ул обком кешесе иде.
Басу эшләре беткәч клубта спетакльләр әзерләп башка авылга спетакль куярга йөри идек. Билет саткан акчага клубка пәрдәләр, чаршаулар, башка кирәк-ярак алып куя идек. Гыйлмулла абыйның үлгән хәбәре килгәч, бәләкәй өйдән абыйның олы өенә күчтек. 1944 елның ноябрь аенда авылның алдынгы комсомол секретаре буларак, комсомол путевкасы белән Казан “Пролетар” заводына, Ворошилов районы буенча 70 кеше белән Казанга 9 көн бардык. Авыл саен 1 ат 4кеше барды. Безне “Пролетар” заводының директоры Кави абый көтеп тора иде.
Заводта эшләгәндә стахановчы булып эшләдем, норманы 5 көн саен 200% үтәп бардым, газетага да язып чыктылар (Татарстан газетасына). 8 март бәйрәмендә Кремльгә алып бардылар, җыелышка, бик күп бүләкләр бирделәр. 1945 елның 1 апрелендә кайтып киттек. Кайткач үз эшемдә эшли башладым.
1945 елның ноябрендә Ворошилов районында зоотехник булып эшләүче Шәйдуллин Закванга тормышка чыктым. Аның иң башыннан терсәгенә чаклы сул кулының сөяге юк иде, сеңердә генә асылыны тора иде, вак сөякләре әкренләп чыгып, коелып беттеләр.
Без Теләнче Тамакта яши башладык. Рафис белән Фәйрүзә Теләнче Тамакта тудылар. 1950 елны Исангөл авылына иремне күмәк хуҗалык рәисе итеп җибәрделәр. Анда Габдулла белән Розалия тудылар.
1954 елның апрель аенда Карашай Саклау авылына күченеп яши башладык. Карашайда Ләйсирә, Фирдәвес, Лилия исемле балаларым туды.
Карашайда торганда весовщик, почтальон, колхозда төрле эшләрдә эшләдем.
Ирем Закван белән бик тату, бер-беребезне хөрмәт итеп 50 ел гомер иттек, 6 бала үстердек. Олы улым Рафис нефтяной институт бетереп Лайчинас шәһәрендә нефть өлкәсендә эшли, кызым Фәйрүзә Казан авыл хуҗалыгы институтын бетереп Әлмәт шәһәрендә Агрохимлабораториядә эшләде, Розалия Казан педагогия институтын бетереп Әлмәт шәһәрендә эшләде, Ләйсирә Әлмәт шәһәрендә больницада медсестра булып эшли, улым Фирдәвес чирле булып 17 яшендә үлде, төпчек кызым Лилия бухгалтер-экономист булып Нөркәй Агрофирмасында эшли, мин шуның белән торам.
Тиешле вакыт намазны укыйм, догалар кылып утырам. Газеталарны укып барам, район газетасы “Сарман”ны укып, район яңалыклары белән танышып торам.
Бәйрәм саен авыл җирлеге башлыгы Хөсниева Вероника килеп, бәйрәм белән котлап китә, бәйрәмдә оештырылган ашларга килеп ала, китереп куя.
9 май бәйрәмендә районның Хакимият башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы килеп котлап китте.
Репрессия корбаннары көнендә районның инвалидлар оешмасы җитәкчесе Минноголов Нәҗип Мөҗип улы, хакимият башлыгы урынбасары килеп хәлне белеп, бүләкләр биреп киттеләр.
Ирем Закван белән матур яшәвемә, игелекле балалар үстергәнгә, 100 яшькә хәтле үз аягымда, аек акыл белән яшәгәнгә мин бик бәхетле”.