Шәйхетдинов Әхтәм 1911 елны Кәүҗияк авылында туган.
4 класс белемле. 18 яшь тулгач, урман кисәргә җибәрәләр. Үзләренең хуҗалык атлары белән районнан 700 кеше чыгып китә. Бөгелмәдән поезд белән 11 көн баралар. Алты ай эшләгәннән соң, җиде сум хезмәт хакы алып, кайтыр юлга кузгалалар. Үзләре бер вагонда, ә атлар икенче вагонда кайталар. Аларны үзең карыйсы. Утызынчы елларда Урта Азия якларына эшкә чыгып китә.
1933 елда авылга кайта, тракторчылыкка укый, сугыш башланганчы, тракторда эшли. 1942 елның язында үзе теләп фронтка китә. Ижевск шәһәрендә бер ай өйрәнүләр үтә. Аннан соң Сталинградка җибәрәләр. Биредә бик каты сугышлар бара. Алга таба фронт юллары Воронеж юнәлешендә дәвам итә. Немецлар чигенә башлый. Алардан соң янган, көлгә әйләнгән авыллар гына кала. 1943 елның февралендә Яңа Астрахань районында бер биеклекне алалар. Ләкин немецлар яңа көчләр белән һөҗүмгә күчәләр, безнекеләр камалышта кала. Солдатларны җыеп Воробьевка дигән авылдагы түбәсез сарайга ябалар. Алты көн буена аның ишеген ачып караучы булмый. Немецлар чигенгән саен, әсирләрне дә күчерәләр. Соңыннан 220 километр җәяү атлатып, Польшага озаталар.
Соңрак лагерларга самолеттан Жуков листовкаларын ташлыйлар. Анда немецларга адресланган:
- Безнең әсирләрне юньләп ашатмасагыз, сезнекеләргә дә шул ук булачак,-дигән сүзләр язылган була. Шуннан соң ашату аз гына яхшыра. Бу инде сугышның ахырына якынлашкан чак була.
Америка гаскәрләре аларны азат итә. Эльба елгасы аша салынган күпердән совет хөкүмәте кулына тапшыралар. Тик туган якларына кайту тиз генә насыйп булмый. Алар немецларның “Тигр” танклары эшләнә торган заводын сүтәләр. Эшне төгәлләгәч, декабрь аенда өйләренә кайтарып җибәрәләр.
Сталинград фронтында иптәшләре белән яна торган машинадан 122 миллиметрлы пушканы исән алып калган өчен, аны 3 дәрәҗә Дан ордены белән бүләклиләр.
Сугыштан соң 40 комбайнда эшли. Һәрвакыт алдынгылар сафында була, 6 тапкыр кул сәгате белән бүләкләнә. Югары бүләк – Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була, Татарстанның атказанган колхозчысы.
Кызлары Фәридә Мостафина һәм
Нурия Кашапова истәлекләре.
“Сарман” газетасы №47 1 июл, 2015 ел (кыскартылып бирелде)