1929 елның 13 нче маенда Апас районы Зур Күккүз авылында дөньяга килә. Язмыш Наҗия апаны ике яшендә үк әтисез калдыра. Әнисе Зиһникамал апа өч баланы ялгызы устерэ.
-Балачак, яшьлек елларының истәлеге - безнең чор балалары өчен авыр сугыш хатирәләре ул.Безгә көч җитмәстәй авыр эшләр кушалар иде. Үгезлэр белән “симәнә” - чэчу өчен орлык ташырга туры килде. Җәй көне арба белэн барсак, кышын чана тартып бара идек. Мәктәпнең 7 классын тәмамлагач ,фермага сыер савучы булып эшкэ чыктык, э кайткач кырда үгез җигеп, жир себерергә чыга идек. «Дизель» тракторында плугарь булып йөрдем,урман эшендэ катнаштым.Беркем зарланмады, барыбыз да Җиңү өчен , матур тормыш очен тырыштык. Ул елларда, авылда “кәнсәләрдә” төнлэ дежур тоталар иде.Мин дежур торган көнне,телефоннан ничә еллар зарыгып көткән шатлыклы хәбәрне эйттеләр. «Сугыш бетте! Җиңү килде, җиңү! Авыл башлыкларына әйтергә, урамга флаглар эләргә!» - диделәр. Без иртә белән бергәләшеп, зур шатлыклар белэн, горурланып, кәнсәләр түбәсенә кызыл байрак элдек. Шулай итеп, бу шатлыклы җиңү хәбәрен урам буйлап «Сугыш бетте ,сугыш басылды!» - дип кычкырып кайттым ,– дип искә алып сөйли Наҗия апа Шәйхетдинова.