Шәйхиева Рушания апа истәлекләреннән: Мин,Миңнуллина-Шәйхиева Рушания 1931 ел ның 12 маенда татар Ябалагы авылында колхозчы гаиләсендә тудым.Әтием Хаҗи,әнием Сәхипҗамал исемле иделәр. Әнием миңа 1яшьтә 5 ай чагымда үлеп киткән,без апа белән икәү калганбыз, ул 1927 елгы .Мин сугыш башланганда 10 яшендә,тормыш бик авыр,өскә-башка юк. Әни үлгәч, әти Зәйнәп әнине алып кайтты, ул 6 бала тапты,гаиләбез зурайды.Әти сугышка китте. Миңа һәм апага бик яшьли эшләргә туры килде.Аякка чабата киеп урман ки сеп йөрдем, сука сукаладым,эскерт куйдык,чөгендер үстердек,борчак, викалы солы норма- дан артык чаптым. Бу эшләр өстәмә эшләр булып эшләнде,төп эшем фермада сарыклар ка рап,бәрәннәр үстерү. 1973 елда “Знак Почета” ордены белән бүләкләндем –үлемсез бәрән нәр күп алып үстергән өчен. Бер хезмәттән дә чирканмадым, колхоз хезмәтеннән тыш өйдә дә эш күп.Чабата ясадым,кешегә бакча казыдым,бәрәңге бирәләр иде чәчүлеккә. Ягарга утын юк,өй салкын, салам яга идек пичкә,урманга вак-төяк утын җыярга барсаң лесник ар баны вата иде,керосин юк,булса да исәпләп кенә бирәләр.Лампа яндырмадык, кечкенә ше -шәгә салып-пелтеки яндыра идек.Сугыш вакытында ашарга да юк-алабута, кычыткан, чөгендер яфрагы,әкәле, дәрдә ашадык.Түләүләр күп иде простой заем,военный заем, налог, страхование. Ит 45 кг,300 йомырка,заемнарның суммасы зур түләп бетерерлек түгел,сарык сөте,йон,сарык-кәҗә-сыер тиресе.Барсында язып бетереп булмый,хөкүмәтебезгә рәхмәт,без не хөрмәт итеп бүләкләр,медальләр һәм сумкалап бүләкләр биреп торалар.Барлык җитәкчеләргә рәхмәт әйтеп, аларга исәнлек-саулык тынычлык теләп калам.