1901 елда Калинин районы Әнәк авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Татарстан Республикасының беренче Президенты Миңтимер Шәймиевнең әтисе, районның иң хөрмәтле хуҗалык җитәкчеләренең берсе. Туган авылында "8 Март" күмәк хуҗалыгын оештыруда башлап йөри һәм аның беренче рәисе итеп сайлана. 1941 елның августында Бөгелмә шәһәре аша бик күп авылдашлары белән беррәттән сугышка китә. Мәскәү астында барган сугышларда каты яраланып кайткач, Пучы авылына караган "1Май" хуҗалыгын озак еллар җитәкли.
Күпләрнең гомерен ачлыктан саклап калганы, гаделлеге, риясызлыгы, ирләре сугышта яки яралардан вафат булган ятим карчыклар, балаларны кайгыртып йортлар төзеткәне, хуҗалыкны аякка бастырганы, күп корылмалар салдырганы өчен бүген дә өлкән буын аны сагынып искә ала.
Шәрип Шәймиев 1967 елда вафат була.
Олуг шәхеснең исеме үзе салган йортта ачылган "Шәрип Шәймиев музей-йорты"нда мәңгеләштерелгән.