Шәймарданов Галимәрдән Шәймәрдән улы Сарман р-ны Юлтимер авылында туган.
... “ 1944 елның җәй ае әле дә исемдә. 3 Белоруссия фронтының Кенигсберг юнәлешендә авыр сугышлар барган көннәр. Анда Гумбиннин шәhәре безнең гаскәрләр өчен аеруча “каты чикләвек” булды. Егерменче дивизиянең шәhәргә hөҗүме уңыш бирмәде. Ут, металл өермәсе атака саен сугышчыларны җиргә сыендырды. Төнге hөҗүмдә зур югалтуларга китерде. Таң алдыннан безнең взводка чигенергә приказ бирделәр. Миномет полкы командиры Примаков мине үзенә чакыртып алды. Мөhим hөҗүм буласын штабта ук йөрәгем сизгән иде минем. Элемтәчеләрне нокталарга таратуга көчле гөрселдәү җирне тетрәтте. Баш очыннан үкереп снарядлар, миналар чинап очты. Артилерия дуэле башланды. Мәхшәр эчендә үрмәләп шуыша барып мин hәлак булган элемтәчеләрне алыштырдым. Ул арада сул флангның элемтәсез калуын хәбәр иттеләр. Мин шул якка ташландым.
Мин отделениядән 4 сугышчы Соколов, Герасимов, Петросян hәм элемтәче Елена Ярославскаяны алдым. Үзебез б-н берничә канистр бензин hәм .... эләктереп куркынычсыз яктан йортның беренче катына үттек. Ланнар хәрәкәткә килде. Ләкин зыңгылдап кире чигенде. Бәрә торгач, подвал түшәмендәге тимер-бетон плитә түзмәде, чатнап тар гына ярык ясалды. Аска ягулык куйдык. Мин ярыктан ут ташладым. Подвалны янгын чорнады. Озак та үтми 78 немец солдаты hәм офицеры тончыга-тончыга подвалдан чыгып әсир төштеләр.
Җиңү бәйрәмен Прагада каршыладым. Батырлык, кыюлык hәм тәвәкәллек өчен күкрәгемне ике “Кызыл Йолдыз”, алты сугышчан медаль, аерым алганда “Кавказ оборонасы өчен”, “Кенинсбергны алган өчен” ике “Батырлык өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре бизәде, 11 мәртәбә Верховный Баш командующий И.В.Сталинның рәхмәт хатына лаек булдым. 1946 елда Юлтимергә кайттым. 1971 елда “Почет билгесе” ордены бирделәр.