Шәймарданова Фәндия: “Минем бабам Шәймәрданов Галимәрдән Шәймәрдэн улы 1918 елның 16 февралендэ хәзерге Сарман районы Юлтимер авылында туа.1938 елда армия сафларына алына .1941 елда сугышы башлана, туры сугышка җибәрелә.Бабам сугышта элемтәче була.Бабам сөйләгәннәрдән:"1944 елның җәе эле дә хәтердә. Белорусия фронтының Кенисберг юнәлешендә авыр сугыш барган көннәр.Шәһәр безнең гаскәрләр өчен аеруча "каты чикләвек "булды. Егерменче дивизиянең шәһәргә һөҗүме уңыш бирмәде.Ут өермәсе атакага барган сугышчыларны җиргә сыендырды.Төнге һөҗүм дә зур югалтуларга китерде.Таң алдыннан безнең взводка чигенергә приказ бирелде.Полк командиры Примаков мине үзенә чакыртып алды. Мөһим һөҗүм буласын штабта ук сизенгән идем.Элемтәчеләрне нокталарга таратуга көчле гөрселдәү җирне тетрәтте,баш очыннан үкереп снарядлар,миналар чинап очты.Мәхшәр эченнән шуыша-шуыша барып һаләк булган элемтәчеләрне алыштырдык.Ул арада сул флангның элемтәсез калуын хәбәр иттеләр, без дүрт элемтәче, беребез хатын-кыз үзебез белән лом, канистр белән бензин алып бер йортка якынлаштык. Беренче катына куркынычсыз яктан кереп үтә алдык. Ә подвалда немецлар иде. Лом белән түшәмне ничек кирәк алай төеп тар гына ярык ясый алдык. Шуннан аска бензин агызып ут төрттек. Бераздан тончыга-тончыга 78 немец солдаты һәм офицеры подвалдан чыгып әсир төште. Җиңү бэйрәмен Прагада каршыладым"-дип сөйли иде бабам. Күп батырлыклар өчен аның күкрген 2 Кызыл йолдыз ордены, 6 сугышчан медаль бизи,11 тапкыр Верховный Баш командующий И.В.Сталинның рәхмәт хатына лаек була.1946 елда авылына әйләнеп кайта.1971 елда"Почет билгесе"ордены өстәлә. Бабам 1992 елның 25 апрелендә мин туган көнне вафат була”.