Сибгатуллин Габбас Әсәдулла улы 1924 елның 24 февралендә, Әлмәт районы Елховой авылында туа. Гаиләдә олы бала, бөек Ватан сугышы башланганда аның әле 17 яшен тутырып, егет булып кына килә торган чагы. Әтисе Әсәдулла Сибгат улын яше олырак булу сәбәпле корал ясау өчен заводка эшкә җибәрәләр, ә Габбас Әсәдулла улы барлык авылдашлары белән беррәттән чираты җитүгә сугышка чыгып китә. Бала чагыннан ук әтисе белән балык тотып, урманга ауга йөреп үскән йөгетнең, төз итеп ату осталыгы барлыгын күреп алалар. Аны сугышта снайпер итеп билгелиләр. Серҗант Габбас Әсәдулла улы үзенең ротасын бик күп тапкырлар дошман пулясыннан саклап кала.Сугышта күбрәк алгы сызыкта булырга туры килә. Әмма үзенә дә җиңелләрдән булмый. Көчле сугышлар барганда ул каты яралана һәм башына контузия ала. Шул сәбәпле 1944 елның мартында беренче группа инвалид булып туган авылы Елховойга кайтып төшә.Туган авылының кыр капкасын ачып кергәндә, бу батыр егетнең күкрәген «Беренче һәм икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы» орденнары, «Германияне азат итүдә катнашкан өчен» медале, «Батырлык өчен »медале бизәп торган.
Батыр йөрәкле, алты бала атасы Сибгатуллин Габбас Әсәдулла улы бүгенге көндә инде җир куенында.Ул Елховой авыл зиратына җирләнгән.
Текстның авторы: Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее җитәкчесе Газизова Мәдинә Мисбах кызы.