Сибгатуллин Нурмөхәммәт Сибгатулла улы 1909 елның 29 июнендә Сарсаз Тәкермән авылында туган. Алабуга педагогия институтында тәмамлагач Шәрләрәмә, Кәүҗияк мәктәпләрендә укыта. 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Ике аягын калдырып, инвалид булып кайта. “Сарман Мересьевы” бөтен гомерен мәктәпкә багышлый. 1946-1969 елларда Салкын Алан мәктәбе директоры булып эшли. Бу авылда детдом булган, андагы балаларны укыту, тәрбияләү икеләтә җаваплылык тәлап иткән. 29 ел колхозда җәмәгать тәртибендә партия оешмасы секретаре була. Татарстан АССРның атказанган мәктәп укытучысы (1965). Язучы Әдип Маликовның Сибгатуллиннарга багышлап язылган “Салкын Алан” поэмасы бар. 2003 елның 14 апрелендә вафат. Кабере Салкын Алан авылы зиратында.