СИБГАТУЛЛИН ШӘЙГАРДАН ШӘЙМӘРДӘН улы – 1926 елның 23 июнендә хәзерге көндә Сарман районына керүче Яңа Саклау авылында туган. Кызыл Армия сафларына 1943 елның 8 ноябрендә ТАССРның Ворошилов район хәрби комиссариаты тарафыннан алына. Хәрби хезмәттә 1954 елның 24 февраленә кадәр була һәм кече лейтенант дәрәҗәсендә 22 укчы дивизиянең 304 укчы полкы сафларыннан демоблизацияләнә. Тау-металлургия комбинатында эшли, Удмуртия АССРның Ижевск шәһәрендә яши һәм 1987 елда вафат була. 1985 елда II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә, юбилей медальләре иясе.