Сираева Фатыйма Сираҗетдин кызы 1924 елның 20 июлендә Рангазар авылында туган. 1932-1939 елларда Рангазар җидееллык мәктәбендә укый.
1939 елдан колхоз балалар бакчасы мөдире. 1942 елда Сарман МТСында тракторчылар хәзерләү курсында өч ай укый. Шуннан соң тракторчы булып эшли башлый. 1952 елдан башлап тракторчылар бригадиры ярдәмчесе.
1954-1955 елларда Чаллының 8 нче училищесында тракторчылар бригадирлары курсында укый. 1955 елдан алып пенсиягә чыкканчы “Җиңүче” (Рангазар) колхозының тракторчылар бригадиры. Ике тапкыр Ленин ордены белән бүләкләнә (1950, 1966)
1951-1958 елларда ике чакырылышта Татарстан Югары Советы депутаты.
Татарстан хөкүмәтенең Мактау грамотасы белән бүләкләнә (1960).
КПССның XXIII съезды делегаты (1966).
Татарстан Республикасының атказанган механизаторы (1970).
2010 елда Рангазар авылында вафат.
“1943 ел кышында Чаллы механизаторлар училищесында өч ай укыды. Һәй, андагы интегүләр. Бер кабым ризык өчен тилмерүләр. Өйдән әллә ни арттырып булмый. Эләксә, бәрәңге белән чөгендер эләгә. Атасы сырхаулап китте. Өйдә энесе, тагын өч сеңлесе бар. Эшләп алган ипиенең дә яртысын фронт файдасына бирде. Өйдән сынык алу авыр тоелды Фатыймага. Әмма ничек итсә итте, очын-очка ялгады, башкалар белән бергә, алты айлык курсны өч айда тәмамлап кайтты. Аны тагын Карамалы МТСы карамагына җибәрделәр.
- Сиңа, Фатыйма, таякның авыр башы эләгә бу юлы, - диде аҗа МТС директоры Биктимер Хисамов. – Кулыңнан эш килә. Берәр кеше бирербез, юллар бик өзелгәнче, көзен Ләшәү Тамак басуында ватылып калган тракторны алып кайтырга, шуның белән эшләргә туры килер, - диде. Шакмак ягып эшли торган бу тракторны хәзер кемнәр генә хәтерли икән?
Пар ат җигеп, Каимә исемле кыз белән язгы көннәрнең берсендә алар әнә шул тракторны алып кайтырга дип чыгып киттеләр. Каимәнең, мескеннең, бер кабым ризыгы юк. Ярый, Фатыйма бәрәңге алган иде. Мең бәлалар белән тәүлек тулганда гына Ләшәү Тамакка килеп җиттеләр. Тракторның кайдарак калганын белештеләр. Сугыштан яраланып кайткан элекке ике механизаторны иярттеләр. Дүртәүләшеп, шәрә басуда чабата белән су ярып, бер атна иза чиктеләр алар. Ашарларына бетте. Каимә эскерт төпләрендә калган кибәкне җилгәреп арыш җыйды, аны шунда ук, трактор янында калайда куырып ашадылар.
Сарайлы урманыннан, 1941 елның әче салкыннарында өшеп корыган имәннәрне кисеп, шакмак әзерләделәр. Көн буе генераторны кыздыра алмый җәфаландылар. Кичкә таба гына тракторга җан керде. Соң булса да кайтырга ниятләделәр....
Күл буеннан 50-60 адым китмәделәр, трактор шарт-шорт килде дә тынып калды... ягулык беткән иде. Ул-бу булса дип, кабина өстенә шакмак тутырылган капчык салып бәйләгәннәр иде. Шуны алып бункерга тутырдылар да кызып, яна башлауны көттеләр. Тракторда кайтканда, мотор җылысы белән җан иңгән аяклар, шакмак салганда тагын бозлы су эчендә йөзделәр. Хәзер икесенең дә аяклары тоймас булды. Каимә чабатасын салып, кабинадан үрелеп, аларны үрелеп бункер капкачы өстенә куйды, тула оекларын салып сыкты, аягын, башындагы шәлен алып, төреп утырды... Теше тешкә тими дерелдәгән Фатыйма чабата киндерәләрен көчкә чиште. Ул да аяк киемнәрен киптерергә куйды. Арттан, бункер корпусыннан, кабинага җылы бәрә башлады. Фатыйма, өстен салып, җылы кермәс аякларын сырмасы белән төрде....
Хәниф Хәйруллин “Фатыйманың бәхете” документаль повестьтан өзек.