Сираева Хөннә Габдулла кызы Сарман районы Яхшыбай авылында 1926 нчы елның 12 нче декабрендә дөньяга килә.Башлангыч белемне күрше Анак авылында ала. Беренче укытучысы фронтовик Якупов Миннегәрәй Кашаффетдин улы була. 1947 елда Иске Кәшер урта мәктәбен тәмамлый һәм Алабуга мәдәният – агарту училищесына укырга китә. 1948 елның 26 нчы июнендә училищены тәмамлаганнан соң кулына диплом алып Сарман үзәк китапханәсенә эшкә кайта һәм китапханәче булып эшли башлый.1951 елның 25 нче июлендә Сираева Хөннәнең тырышлыгын күреп,Иске Кәшер авылына китапханәче итеп эшкә билгелиләр.Китапханә кечкенә генә агач бинада була. Ул елларда укучылар саны да аз була.Сираева Хөннә аптырап калмый эзләнә, уйлана, бар көчен туплап иҗади эшкә чума.Ә инде 1952 елда укучылар санын 336 га җиткерә.128 е зурлар булса,ә калганы укучы балалар.
Сираева Хөннә Габдулла кызы ул елларда кырларда һәм терлекчелек фермаларында эшләүче хезмәт ияләренә китапханә хезмәте күрсәтә. Авыр еллардагы тынгысыз хезмәтен зурлап район, авыл җитәкчеләре тарафыннан югары бәяләнә.Бик күп кенә мактау грамотолары,” Хезмәт ветераны ” медале һәм “Иң яхшы мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек була.
Сираева Хөннә Габдулла кызы түзенең яраткан эшен 1956 елга кадәр Иске Кәшер авылында алып барса , аннан туган авылы Яхшыбайга күчерелә һәм анда да китапханә ача.Бик күп еллар китапханәче булып эшли.Соңыннан пенсиягә чыкканчы авыл клубында хезмәт куя.