Апас районы Кече Бакырчы авылында крестьян гаиләсендә туган. Яшьүсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә, гаиләдә 5 бала булалар. Хәнифә апа 4 класс тәмамлый. Укып бетергәннән соң колхозга эшкә чыга. Төрле хезмәтләрдә катнаша. Горький сазлыкларында торф чыгару эшендә катнаша. 1960 нчы елда Шәмәк егете Мәнсур белән гаилә корып, бергә яши башлыйлар. Хәнифә апа колхозчы булып эшли, ә Мәнсур абый алдыңгы тракторчы, танылган чирәм җирче була, Ленин ордены белән бүләкләнә. Хәнифә апа 2 ятим-ятимәне кочагына сыендырган, узе дә 3 бала тапкан. 1987 нче елда лаеклы ялга чыга. Аңа хезмәт ветераны таныклыгы, 5 еллык хезмәт алдынгысы медале бирелә. Бүгенге көндә төп йортта ялгызы яши.