Әскәрова Сафура Гаяз кызы 1929 нчы елның 10 нчы гыйнварында Апас районы Түбән Барыш авылында 4 балалы гаиләдә олы кыз булып дөньяга килә. Бик яшьтән тормыш арбасына җигелә ул. Авыл мәктәбендә 4 сыйныфны тәмамлагач, туган авылы колхозына эшкә керә. Ач-ялангач булсалар да, бу чор кешеләре өлешенә туры килгән окоп казу, ,урман кисү кебек хатын-кыз өчен авыр хезмәт кечкенә Сафура җилкәсенә дә төшкән. Тормышның ачысын-төчесен күп татыган Сафура апа югалту ачысын да бик иртә татый - Сафура апаның әтисе сугыш кырларында мәңгелеккә ятып кала. Әтисе вафатыннан соң озак тормый, озак еллар аягы авыртып урын остендэ яткан әнисе дэ авырып, гүр иясе була. Үзе дә сабый булган Сафура 3 туганын уз канаты астына ала. Туганнары белән ачлы – туклы яшәп, барлык хуҗалык һәм колхоз эшлэрендә дә катнашып, эшләп ускәннәр .Нинди генэ сынаулар алдында да баш бирмәскэ тырыша алар. Түбән Барыш авылы егете Закирҗан абыйга тормышка чыгып, 5 кыз бала устергэннэр. Лаеклы ялга чыкканчы туган колхозында армый-талмый озак еллар хезмэт иткән Сафура апа Әскәрова бүгенге көндә балалары тәрбиясендә, кадер - хөрмәттә яши.