Сәлах Мөхәммәтдин улы Солтанов, 1922 елның 24 мартында Мерәс авылында дөньяга килә. Гаилә ишле, утә дә ярлы. Еллар авыр, ачлык, ялангачлык хөкем сөрә. Һәр көн яшәу өчен көрәш бара. Юклык, хәерчелек кушеләрнең үзәгенә үтә. Ничек булса да булган, авырлыклар җиңелгән, бераз гына булса да тернәкләнеп яшәп китәргә мөмкинлек туган. Әмма егет булып җитеп, аякка бастым дигәндә генә тагын кайгы, тагын хәсрәт. Сугыш дигән олы афәт килә. Авыл егетләрен берәм-берәм сугышка алып кына торалар. Чират дәү бабыкайга да җитә. 1942 елның мартында, нәкъ егерме яше тулган көннәрдә, фронтка китә ул. Күпмедер әзерлек курслары үткәч, Украина фронтының 610 нчы укчы полкында рядовой булып хезмәт итә. Запорожьены фашистлардан азат итүдә катнаша.
Днепр елгасы буенда барган сугышларның берсендә Сәлах абый каты яралана. Яралы килеш төн буе снаряд шартлаган чокырда ятарга туры килә. Икенче көнне генә табып алып, госпитальгә озаталар. Анда тагын яшәү белән үлем арасында көрәш дәвам итә. Тик бу юлы Газраил көчсез булып чыга, аның уң кулын кисәләр.
1944 елның август аенда сыңар куллы күкрәгендә 2 орден ( III һәм II дәрәҗә Дан орденнары ) таккан 22 яшьлек инвалид егет туган авылына кайтып төшә.
“Минем кулым юк”-дип тормый, колхозда үзе эшләрдәй эшнең барсын да эшли. Илленче елларда тормыш корып җибәрә. Бер-бер артлы биш бала дөньяга килә.
Яңа йорт салу мәшәкате килеп тугач та, ул аптырап, икеләнеп тормый. Перьм якларыннан гәрәбәдәй сары бүрәнәләр ташып, алты почмаклы өй җиткерә. Тик яңа йортта озак яшәргә генә язмаган икән... 1978 елның 14 июнендә якты дөньядан китеп бара.
Солтанов Сәлах Мөхәммәтдин улы
Туган: 20.03.1922 ел. Актаныш районы Мерәс авылы, Татарстан АССР
Үлгән: 14.06.1978 ел
Бүләкләр:
3 дәрәҗә Дан ордены
2 дәрәҗә Дан ордены
Медаль "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен"
Хәрби вазыйфасы: 203 нче Запорожск укчы дивизиясенең 610 нчы укчы полкы пулеметчигы. 3 нче Украина фронтында барган сугышларда катнашкан.