София апа 1925 нче елның 12 нче ноябрендә Чистай районы Татар Баганалысы авылында туган. Алты балалы гаиләдә иң өлкәне була ул. Баш бала буларак, тормыш арбасына да иртә җигелә: йорт эшләрен башкару, үзеннән кечеләрне карау, мәктәптә укыганда ук колхоз эшләренә йөрү дисеңме. Әтисе Бөек Ватан сугышыннан кайтмый.
Тормыш авырлыкларына карамастан, мәктәптән соң Чистай авыл хуҗалыгы техникумында агроном белгечлеге ала. Сарман районына эшкә билгеләнә. Кәүҗияк, Әлмәт, Ферма Сәвекле ягы басуларында 12 ел дәвамында җәяү йөреп, хезмәт куя. Аннан соң район орлыкчылык инспекциясендә 27 ел эшли. Хезмәтен яратып, бөтен күңелен биреп башкара.
София апа ире Мисбах абый белән 4 кыз үстерәләр, аларны укытып, олы тормыш юлына чыгаралар. Кызганыч, Мисбах абый гына кыска гомерле була. Пенсиягә чыгып, оныкларына, оныкчыкларына куанып яши алмый кала, 50 яшендә вафат була. София апа бүгенге тормышына шөкер итеп, кызлары, онык-оныкчыкларына куанып, ил-көннәргә иминлек теләп, гомер кичерә.