Социалистик Хезмәт Герое –
Зарипова Тәүзиха Гәрәй кызы
Социалистик Хезмәт Герое – Зарипова Тәүзиха Гәрәй кызы 1930 елда Баулы районы (элекке Ютазы районы) Мортаза авылында туа. Аның әтисе Киров исемендәге колхоз рәисе, әнисе гади колхозчы булып эшли. Тәүзиханың балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Яшь кыз авылдагы барлык яшьтәшләре белән бергә өлкәннәргә булыша. Алар басуда да, фермада да көнне төнгә ялгап эшлиләр. “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” дигән лозунг һәркем өчен уртак була. Тәүзиха Зариповага өлкәннәр белән беррәттән бирелгән “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорындагы фидакарь хезмәте өчен” медале - әнә шул чорнын изге истәлеге.
Ул үзенең яраткан шөгылен сарык асраучылыкта таба. Терлекчелекнең әлеге тармагына 30 елга якын гомерен бирә. Соңгы унике елда сарыкчылык фермасына җитәкчелек итә. Тәүзиха Гәрәй кызының зур тырышлыгы нәтиҗәсендә әлеге ферма йон кыркып алу буенча Киров исемендәге колхозда иң алдынгылардан санала, елдан-ел югары күрсәткечләргә ирешә. Менә шуның нәтиҗәсе буларак, Т.Г. Зарипова “Почет билгесе” ордены, “Хезмәттәге батырлык өчен” медале, СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе медале белән бүләкләнә.
1971 елның апрелендә VIII бишьеллык планнарын үтәүдәге югары күрсәткечләре өчен, аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде, Ленин ордены һәм “Урак һәм Чүкеч” алдын медале тапшырылды.
Алар тормыш иптәше Илһам белән өч бала тәрбияләп үстерделәр.