Солтанова (Мәхмүтова) Мәликә Фәхерле кызы 1923 елда хәзерге Сарман районы Карашай-Саклау авылында туган. Авылдагы җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1938 елда Чистай фельдшер-акушерлык мәктәбенә укырга керә. 1941 елның 22 июнендә, инде соңгы 3 нче, чыгарылыш курс студентлары “Балалар авырулары” фәне буенча имтихан бирәләр һәм шул көнне сугыш башлануын да беләләр. Мәликә апаны икенче көнне үк ТАССРның Зур Тархан районы Сөндекле авылына эшкә җибәрәләр. Казанның эвакуацион госпитальләр кабул итәргә тиеш икәнлеге билгеле булгач, кызны Казанга фронттан кайткан яралыларны кабул итү, урнаштыру эшләрендә катнашырга чакыртып алалар. Мәликә өч айлап хәрби госпитальдә эшләп ала.
Бу вакытта, авылдагы – Карашай-Саклаудагы әнисе - Кәшифә әби, кызын туган якларына кайтартып булмас микән дип, Ворошилов районы хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә. 1940 елдан хәрби хезмәттә булган өлкән улы, ире сугышның беренче көненнән ут эченә кергән, берсеннән-берсе кечкенә тагын дүрт сабые булган ананың үтенечен канәгатьләндерәләр - Мәликә апа 1942 елның җәен – кышын авылда үткәрә, Вахитов исемендәге хуҗалыкта бригадир булып эшли.
Мәликә апа икенче мәртәбә хәрби хезмәткә 1943 елның 16 январендә чыгып китә. Бу хезмәт 1945 елның 15 июленә кадәр дәвам итә һәм кызга медицина техникумында алган белемнәрен дә, икмәк үстерү серләрен дә онытып торырга туры килә: Мәскәү хәрби округының һава һөҗүменә каршы оборона частьларында хезмәт итә Карашай кызы. Аларның 7 нче зенит-артиллерия батареясы (дивизионда 4 батарея) “Внуково” аэродромы территориясен дошман самолетларыннан саклый. Батарея командиры Дружков фамилияле, инде сугышның ачысын-төчесен күргән өлкән яшьтәге офицер, аның ярдәмчесе –Трескунов- шулай ук яраланмаган җире калмаган офицер, калган зенитчылар бөтенесе яп-яшь кызлар. Менә шулар саклый безнең башкалабызны! Мәликә апаның күзләре үткен була: шуңа “дальномерщик» булып хезмәт итә. Дошман самолетын танырга, аңа кадәр ераклыкны, юнәлешне күңелдән тиз арада исәпләргә кирәк. “Дальномерщик”лар бик кадерле дә, бик белемле дә белгеч булганнар.
Сугыш бетеп ике ай узгач, ефрейтор Мәхмүтова Мәликә туган якларына кайтып җитә – бу 1945 елның 15 июле була, бер атнадан ул инде Ворошилов районы Шыгай авылында фельдшер, аннан соң ире, шулай ук фронтовик Солтанов Маһиҗан эшли торган Ворошилов районы Тупач авылында медпунктта. Ә инде беренче бала туганнан соң туган авылына кайтып, 30 елдан артык Карашай-Саклау авылы медпунктында. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры; юбилей медальләре белән бүләкләнгән, медицина хезмәте лейтенанты хәрби дәрәҗәсенә ия иде. 2010 елда вафат.