Сөләйманов Давыт Сөләйман улы 1920 нчы елда Ворошилов районы (хәзерге Сарман районы) Саклау-Баш авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмалап, укытучылар хәзерләү курсларын үтә, мәктәптә укытып йөргәндә, 1940 нчы елның октябрендә Совет Армиясе сафларына чакырыла. Бөек Ватан сугышы башлангач, Курск өлкәсе Курск шәһәреннән 23 километр ераклыкта урнашкан Мелехово шәһәрендә көрәшә. Ул 21 нче армиядә 2 нче полкның 2 нче укчы дивизиясендә кыр пулеметчысы була. Яралана. Шуннан соң ул Свердловск өлкәсенең Красноуральск шәһәренә танк училищесына укырга җибәрелә. 1943 елның 30 июлендә Орел өлкәсе Борилово авылы янында вафат, шунда күмелгән.
Саклау-Баш авылында бер урам аның исемен йөртә.