Сөләйманов Ибраһим Сөләйман улы.
Сөләйманов Ибраһим 1920 нче елның апрелендә Сәмәкәй авылында туа. 1941 нче елның 18 нче апрелендә армиягә алына. Ул Беларуссиянең Станислав шәһәрендә хезмәт итә.
Июнь аенда сугыш башланды дип бөтен ротаны ат белән алып китәләр. Ибраһим абый старшина белән казармаларны саклап кала. Күпмедер вакыттан соң алар да китә, ләкин алар батольоннарына кушыла алмый, аларны немецлар камап ала. 2ай буе чолганышта яткач пленга төшәләр. Лагердан вагоннарга төяп Англия җиренә алып китәләр. Сугыш беткәч пленда буллаганнары өчен бик күп айлар сорау алып, кыйнап интектергәч, яңадан солдат киемнәре кидереп, присяга кабул итәләр. 1946 нчы елның октябрендә генә кайта ул. Авылда да аларга караш икенче төрле була. Көн саен сорау алырга алып китәләр. 1950 еллардан соң гына тынычлап яши башлый Ибраһим абый.
“Июньдә сугыш башланды дип, бөтен ротаны ат белән алып чыгып киттеләр. Мин старшина белән казармаларны саклап калдым. Күпмедер вакыттан соң без дә киттек, ләкин батальонга кушыла алмадык. Без бара торган юлны немецлар камап алдылар. Урманда ни туры килсә, шуны ашап, ике ай чолганышта яттык. Шулай йөри торгач, пленга төштек. Немецлар урманнан чолганышта калганнарны җыеп йөриләр икән. 1941 нче елның 30 декабрендә лапас сыман җиргә китереп яптылар. Монда татары да, урысы да, үзбәк тә—төрле милләт кешеләре бар. Ашау юк инде, аш сыман бернәрсә бирәләр. Ул ашны алырга озын чират. Командирларны җыеп алдылар, безне икенче җиргә куып алып киттеләр. Авылга кергәч, урманга качтым. Берүзем урманда йөрдем дә, ачлыкка түзә алмыйча, икенче бер авылга кайттым. Бер бабай председатель иде, бик яхшы кеше. Шунда эшләдем. Немецлар килеп безне яңадан алып киттеләр, безне укыта башладылар, армия хезмәте яңадан башланды. Безгә англичаннар үзебезнең илдә атып үтерәчәкләре турында әйткәннәр иде. Шунлыктан бик күп сугышчылар, командирлар да шунда калды, без кайтып киттек. Корабльләрдән төшүгә, бер басуга алып килеп тезделәр, сатлыкҗаннар дип, бик нык кыйнадылар. Ниндидер баракларга куып алып килеп яптылар, алама киемнәр бирделәр. Менә шунда башланды инде мәхшәр. Өч ай буе баракларда яттык. Көн саен махсус бүлектә сорау алалар, көн саен кыйныйлар. Шулай өч ай интектергәннән, соң безне аерып бетерделәр, мунчалар кертеп, ашатып, киендерделәр. Присяга кабул итеп, яңадан солдат иттеләр, хәрби билет бирделәр. Без хәрбиләрнең атларын карадык.
1946 нчы елның октябрендә кайтырга рөхсәт бирделәр, казанга кадәр кайтардылар. Күрәселәремне күреп бетермәгәнмен икән әле. Колхозда эшли башладым. 1947 нче елны Бикә белән өйләнештек. Мине көн дә Теләнче Тамакка КПДВга сорау алырга йөртә башладылар. Чакырмаган көнне төнлә үзләре килә. Төне буе сорау алалар, кыйныйлар,бер кешегә берәр сүз әйтсәң, үзеңне дә, гаиләңне дә үтерәбез диләр. Авылда да төрлечә карыйлар, пленный диләр, гел сан юк. 1950 нче елны Казанга алып киттеләр. Ул вакытта ике кызыбаз бар иде инде. Миңа ниндидер карточкалар күрсәттеләр. Мин әйтергә дә куркам, кайберләре таныш сыман. Өченче көнне үзләре бер рәсемне алып: “Менә бу кешене таныйсыңмы?”—диделәр. Мин таныдым, беләм дидем. Шуннан мине кайтарып җибәрделәр. Казанның бик олы кешесе булган ул. Шуннан сорау алулар бетте. Мине бүтән борчымадылар.