Сөләйманов Мәхмүт Сөләйман улы
1914 елның 25 апрелендә Мортыш Тамак авылында туган. 1930 нчы елда Сарман җидееллык мәктәбен тәмамлый. 1936 елда Кызыл Армия сафларына алына һәм 1940 елда “Выстрел” офицерлар курсын тәмамлый. 1941 елда сугышка алына. Аның сугыш юлы Ленинград, Үзәк, Ерак Көнчыгыш фронтлары составында уза.
1943 елда автотранспорт батальонының 114нче аерым автовзвод командиры техник – лейтенант Сөләйманов Мәхмүт Сөләйман улы үзен тәртипле, тыйнак, тотнаклы командир итеп күрсәтә. Аның оста, гадел, тәртипле итеп эш оештыра белгәненә күрә Сөләйманов җитәкләгән 15 машинадан торган взвод батальонда иң яхшысы була. Машиналары һәрвакыт эшкә әзер. 1942 елда батальондагы машиналарны трофей машиналар хисабына ремонтлап тәртипләп куялар. Аның җитәкчелеге астында 17 машина сафка баса. Сөләйманов Мәхмүт җитәкчелек иткән взвод беренче яртыеллыкта 8000 тонна хәрби йөкне күчрә, 125 мең км юл уза. Июль аенда узган сугышлар вакытында Сөләйманов Мәхмүт җитәкләгән взвод аеруча яхшы эш күрсәтеп, 60 мең км юл узып, 1200 тонн йөк ташый һәм аэродромга җиткереп тора.
1943 елның 31 июлендә Сөләйманов Мәхмүт Сөләйман улы гадел һәм фидакарь хезмәте өчен “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнә.
Сугыш юллары Мәхмүт абыйны Ерак Көнчыгыш җирләренә дә алып барып җиткерә. Безнең гаскәрләрнең Маньчжуриягә һөҗүм вакытында командованиянең алга куйган бурычларын үтиләр. Бу вакытта инде Мәхмүт абый автоколонна начальнигы була. 1945 елның 1 августыннан 20 августына кадәр үзе шәхсән 21874 км юл узып 116 тонна хәрби йөк һәм 42 тонна азык – төлек ташый. Ремонт чараларын дөрес кулланып транспортны үз вакытында әзерләп куя. Һава торышының начар булуына карамастан, Большой Хинган тау сыртын үткәндә Сөләйманов Мәхмүтнең җитәкчелеге астында Ванемяо шәһәре тирәсендә 2 авиаполкны урнаштыралар.
Командование куйган, авиацияга кирәкле хәрби йөкне күчерү буенча бурычны төгәл үтәгәне, авиаполкны урнаштыруда катнашканы өчен 1945 елның август аенда Кызыл Йолдыз ордены белән бүләклиләр. Документлардан күренгәнчә Мәхмүт абый 3 Рәхмәт хаты, кыйммәтле бүләк һәм “За оборону Москвы” медале белән бүләкләнә. Һәм бары 1947 елда гына ул туган якларына кайтып төшә.