Сөләйманов Сәях Сөләйман улы 1926 елның 7 июнендә Сарман районы Юлтимер авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Янурыс 7 еллык мәктәбен тәмамлап колхозда эшли. 1943 елда сугышка алына. Ерак көнчыгышта һәм Камчатка ярымутравында сугыша. Мондагы батырлыклары өчен “Японияне алган өчен” медале белән бүләкләнә. 1951 елда туган авылына кайта. Колхозда комбайнер булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Кайткач берничә юбилей медале белән бүләкләнә. 2003 елның 11 декабрендә вафат.