Сөләйманова Фәүзия Гәбделхәй кызы 1931 нче елның 9 нчы октябрендә Апас районы Үтәмеш авылында дөньяга килә.Бөек Ватан сугышы башлангач, әтисе сугышка китеп,батырларча һәлак була.Бөтен авырлык Фәүзия апа җилкәсенә төшә.Авылның һәр йортына 7 кубометр урман кисәргә наряд килә.Хәллерәк кешеләр акча гына түләп котылалар.Бригадир Шаяхмәт абый аларга килеп: “Мөнирә ,сез түли алмассыз инде,Фәүзияне урман кисәргә җибәр.Мин аңа чыбык ягып торырга гына кушармын”-ди.
12 яшьлек үсмер кыз олы апа-абыйларга ияреп,Шәмбалыкчы урманына китә. Анда квартирада торалар. Октябрь-ноябрь салкыннарында һәр көнне сәгать биштә,5 км җәяү урманга йөриләр.Аннан караңгы төшкәч кенә кайталар. “Аякка чабата белән салкын иде.Мин чыбык-чабыкларны,вершинкаларны ташып,ягып тордым”-дип искә ала Фәүзия апа. «Урман хезмәтеннән соң, ул үгез җигеп эшли.Фермада су җылытыр өчен Зөя буеннан үгез җигеп тал ташый идек.
Ашарга юк, әнкәй белән Капри кырына барып, көздән җыелмаган бәрәңгеләрне алып кайта идек. Югач, ап-ак булып киткән шул бәрәңгеләрне турап, мичкә салам ягып, киптереп он ясый идек.Нинди генә авырлык булса да, әнкәй безгә үләксә ашатмады. Ул вакытларда атлар күп үлә иде.Халык үләксә ашап исән калды»
Сугыштан соң фермада атлар карый Фәүзия апа.1960 нчы елның декабрендә Кече Күккүз авылына килен булып төшә.Тормыш иптәше Ильяс абый белән бер ул, бер кыз үстерәләр. Фәүзия апа лаеклы ялга чыкканчы фермада эшли