Сөләйманова Миннебикә 1928 елның 28 августында Сәмәкәй авылында туа. Әтиләре урта хәлле кеше була. Шуңа аны халык дошманы дип алып китәләр, ә Миннебикә апаларны урамда калдырып, өйләрен дә сүтеп алалар. Әниләрен, бурычларын түләмәгән өчен дип, 8 айга мәҗбүри эшкә җибәрәләр. 5 яше яңа тулган Миннебикә апа апасы белән генә кала. Шунан алар кешедән кешегә йөреп көн итә башлыйлар. Сүтеп алган өйдән калган подволда яшиләр.
7 класс белемне шушы авыл мәктәбендә ала.Классларында алар 43 укучы булалар. 7 нчы классны бетерү белән сугыш башлана. Шул елны ук колхозга эшкә чыга Миннебикә апа. Утау утый, көлтә бәйли, ашлык ташый ул. Шуннан бик тырыш кызны Белаус урманына урман кисәргә җибәрәләр.
1947 елда солдат хезмәтеннән сугыш ветераны Ибраһим абый кайтып төшә. ”Урман кисү үзәкләргә үткән иде. 19 яшемдә тормышка чыктым” дип искә ала Миннебикә апа. 68 ел матур гомер кичерәләр алар Ибраһим абый белән. 5 бала тәрбияләп үстерәләр.