Хезмәт һәм тыл ветераны Сөләйманова Сәхипҗамал Корбангали кызы 1909 елның 5 августында Уфа губерниясе Минзәлә өязе Иске Кәшер волосте Иске Кәшер авылында туа (хәзерге Сарман районы). Аның гомер юлы гади генә булмый. Әтисе Корбангали белән әнисе Газизәбанудан бик яшьли ятим кала. Соңыннан апасы Таифә тәрбиясендә үсә. Апасы кияүгә киткәч, кыз ялгызы гына өйдә кунарга куркып, күршеләргә керә торган була. Япь-яшь кыз килеш ике балалы иргә кияүгә чыга. Үзе тапкан сигез баланың бишесе - Гәүһәр, Иклимә, Вәсимә, Фәрит, Рәсим исән-сау үсә. Ире кешеләрдә көнлекче булып йөри, камыт, ыңгырчак кебек әйберләр ясап, берәр ай кайтмый йөргән чаклары була. Сәхипҗамал үзе дә тамак ялына көнлекче булып йөри. 1951 нче елда ире үлеп китә. Ул арада өйләре дә яна. Бер көтү бала белән кеше өендә торып калган Сәхипҗамал апа бәргәләнми, суккаланмый нинди генә авырлык килсә дә, сабыр, тыныч кичерә. Балалары тырышлыгы белән яңа йорт салып керәләр. Үз баларыннан тыш, яшьли вафат булган кызының өч баласын да аякка бастыра ул. Аның кычкырып сөйләшкәнен, кычкырып көлгәнен, ярамаган сүз сөйләгәнен ишеткәнебез булмады, - дип искә алалар күршеләре. Бер гасырдан артык гомер кичергән Сәхипҗамал әбине авылның Ак әбисе дип йөрттеләр. Әбинең җан аклыгы аның эш-гамәлләрендә дә чагыла. Әле 80-85 яшьләрдә дә баскыч төбе көзге кебек чиста, ялтырап тора иде, - диделәр якыннары, ак әбинең узган гомерен искә алганда. Сәхипҗамал әбинең акыл- фигыле , холык – гамәлләре – күркәм иде. Соңгы җиде – сигез елы күзләре күрмәскә әйләнеп, колаклары да катылана. Ак әбине йөздә дүрт яшьтән артык яшәтә алган, аңа тиешле кадер – хөрмәтне күрсәткән балалары, якыннарына рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. “Безнең әни кешегә авырлык китерә торган түгел, әнине карау - үзе бер рәхәт, бәхет ул”, – ди иде кызы Вәсимә апа. Сәхипҗамал әбинең нәсел- ыруы – оста җырчылар да, хезмәттә дә бик җирләнә тырышлар. “Хезмәт ветераны” медале, юбилей медальләре, В.Путин, М.Шәймиевтан елның-елында килеп торган котлау открыткалары исә Сәхипҗамал әбинең гомер буе куйган тырыш хезмәте турында сөйли. Ул 2014 елның 16 январында вафат була, Иске Кәшер авылында җирләнгән.