Әтнә районы Олы Әтнә авылыннан Мәхмүт Гатауллинга күптән түгел 90 яшь тулды.
Мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлаганнан соң, 12 яшеннән колхоз эшенә чыга. Хәер, 3-4 сыйныфларда укыган вакытта ук борчак басуын утаганнарын, шул вакытта зур казаннарда борчак боткасы пешереп ашаганнарын әле дә хәтерли. Бераз үскәч иптәшләре белән үгез җигеп чүмәлә тарттыра, басу тырмалый. Соңрак ат җигә башлый, бригадир ярдәмчесе итеп билгелиләр аны.
1951 елның апрелендә хәрби хезмәткә алына Мәхмүт абый. Арчага ат белән илтәләр аны. Ленинград шәһәрендә хезмәт итә. Спортка тартылган егет чаңгы буенча бәйгеләрдә дә яратып катнаша. 1954 елда демобилизацияләнеп туган якларына әйләнеп кайта. Гомер буе колхоз эшендә хезмәт куя.